news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Косметолог коронавирус кичергәннән соң кешеләрнең ни өчен тиз картая башлавын аңлатты

Киң таралган фикергә дә карамастан, күбесенчә йөрәк түгел, ә бавыр картая – май гепатозы башлана.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Косметолог Татарстан халкына коронавирус кичергәннән соң кешеләрнең ни өчен тиз картая башлавын аңлатты. Күп кенә пациентларның эчке органнары, шуның белән бергә тән тиресе дә картая башлый икән. Табиб-дерматовенеролог, косметолог Гөлнар Яфясова коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб аккаунтындагы махсус туры эфирда шулай дип белдерде.

«Галимнәр яңа коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрнең 70 процентының кайбер органнары картая башлавын ачыклаган», - дип хәбәр итте белгеч.

Табиб сүзләренчә, киң таралган фикергә дә карамастан, күбесенчә йөрәк түгел, ә бавыр картая – май гепатозы башлана. Май катламы ашказаны асты бизендә дә барлыкка килә.

«Тән тиресе – безнең эчке органнарның көзгесе ул. Эчке органнар белән бергә тән тиресе дә зыян күрә. Алар белән бергә ул да картая. Шунлыктан тән тиресе вакытыннан алда картаюга дучар була», - дип искәртте дерматовенеролог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100