news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы битлек режимын үтәү кирәклеге хакында искәртте

Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясенә каршы препаратлар ясау дәвам итә.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Вакциналар коронавирус инфекциясенең җиңелчә узуына гарантия бирсә дә, вирус йоктырудан тулысынча сакламый, шунлыктан битлек режимы үтәлергә тиеш. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Иң мөһиме, шуны аңларга кирәк – вакцина каты авыруны һәм үлемне кисәтә, - дип искәртте Вуйнович. - Бу - кеше инфекция йоктырырга мөмкин дигән сүз. Шунлыктан без алга таба да битлек режимын һәм дистанция сакларга киңәш итәбез».

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле сүзләренчә, авыру еш кына симптомнарсыз уза. Ул шулай ук хәзерге вакытта коронавирус инфекциясенә каршы препаратлар ясалуын әйтте, чөнки мондый масштаблардагы пандемия зур күләмдә вакциналар һәм дарулар таләп итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100