news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 22 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә республикада 16 кеше коронавирустан сәламәтләнгән.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 22 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланган 22 кеше теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында арта барып, барлыгы 6 740 очрак ачыкланган. Узган тәүлектә барлыгы 4 940 ПЦР-диагностика уздырылды», - диде Авдонина.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлек эчендә Татарстанда барлыгы 16 пациент терелгәнлеген әйтте.

Covid-19 инфекциясеннән сәламәтләнүчеләр саны республикада 5 563 кеше булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot