news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2025 елга кадәр сәламәтлек саклау үсешенә 865 миллион сум акча тотылачак

Акча федераль, республика бюджетларыннан һәм бюджетара трансфертлардан һәм мәҗбүри медицина иминияте чараларыннан бүленәчәк.

Татарстанда 2025 елга кадәр сәламәтлек саклау үсешенә 865 миллион сум акча тотылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда сәламәтлек саклау үсешенә 2025 елга кадәр 865 миллион сум сарыф ителәчәк. Бу карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «2025 елга кадәр Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә карар итә. «Программаны финанслау күләме  865 269 821,5  сум булачак», диелә документларда.

Федераль бюджеттан 33,3 млн сум, республика бюджетыннан 151,6 млн сум, бюджетара трансфертлар 284,5 млн сум һәм мәҗбүри медицина иминияте чаралары 395,7 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Акча авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен булдыру һәм беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү, махсуслаштырылган һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары белән көрәшү, трансплантология, балалар сәламәтлеген саклау, медицина реабилитациясен һәм шифаханә-курорт дәвалануны үстерү өчен тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100