news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар холестеринны гел контрольдә тотарга кирәклеген искәртте

«Авыруларның беренчел профилактикасы — ул ниндидер дару препаратлары куллану гына түгел. Куркыныч тудыра торган гадәтләрдән котылырга кирәк», — ди алар.

Табиблар холестеринны гел контрольдә тотарга кирәклеген искәртте
Михаил Захаров

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Йогышсыз хроник авыруларны кисәтү өчен холестеринны даими рәвештә контрольдә тотарга кирәк. Моның әһәмияте турында «Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлегендә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким һәм Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов аңлатты.

«Авыруларның беренчел профилактикасы — ул ниндидер дару препаратлары куллану гына түгел. Куркыныч тудыручы алшартлардан котылырга кирәк. Тәмәке тарту, артык симезлек, түбән хәрәкәтчәнлек тә холестерин артуга һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә ала. Кеше бу алшартлардан мөстәкыйль үзе дә котыла ала», — дип киңәш иттеләр табиблар.

Белгечләр тәмәкедән тулысынча баш тартырга киңәш итте. Алар, шулай ук, балансланган туклану мөһимлегенә басым ясады. Кан басымын, холестерин күләмен тикшертеп тору кирәклеген искәртте. «Безнең йөрәк- кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Иң мөһиме — медицина оешмасына мөрәҗәгать итү кирәк», — диделәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot