news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучылары өчен диспансеризация мәҗбүри булырга мөмкин

Мәҗбүри профилактик тикшеренүләр мәктәпләрдә балаларның үлү куркынычын киметәчәк.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы, РФ атказанган тренеры Дмитрий Свищев (ЛДПР) укучыларны ел саен диспансерлаштыруны мәҗбүри итәргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк матбугат чараларында хәбәр ителгәнчә, Төмәннең бер гимназиясендәге 11 сыйныф укучысы физкультура дәресе вакытында вафат булган.

«Бу физкультура дәресендә укучы үлеменең беренче генә очрагы түгел. Хәзерге вакытта мәктәптә балаларга диспансеризацияне ирекле рәвештә узу билгеләнгән. Әмма, күрүебезчә, «теләк буенча» узу баланың җитди авыруын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирми. Мәктәп укучыларына медицина тикшерүен уку елы башланыр алдыннан яки уку елы башында мәҗбүри итәргә кирәк дип саныйм», - диде Свищев РИА Новостига.

Ул хәзер бу эшнең ирекле тәртиптә башкарылуын һәм балалар физкультура дәресләреннән азат итү турында белешмә алып килүен аңлатты.

«Ата-аналар да, балалар үзләре дә тумыштан җитди авыру булуын белмәскә мөмкин. Шунлыктан фаҗига була, балалар үлә», - диде депутат.

Аның фикеренчә, мәҗбүри, ирекле булмаган профилактик тикшеренүләр мәктәпләрдә балаларның үлү куркынычын киметәчәк.

«Моннан тыш, мәктәп укытучылары өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү курслары турындагы мәсьәләне дә карарга мөмкин булыр иде. Укытучылар, мондый курсны үтеп, беренче секундларда ук балага ярдәм итә алсын өчен кирәк. Төмәндәге кебек очракта тормышны саклап калу өчен һәр секунд мөһим», - диде Свищев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100