news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диспансеризация туктатылып торганлыктан, соңгы стадиядә рак очраклары артырга мөмкин

«Яман шешне ачыклау кимеде. Ә рак ул беркая китмәгән. Яман шешле кешеләр өйдә утыралар, табибка кадәр барып җитмиләр», — диде Эдуард Нагуманов.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралу аркасында диспансеризациядәге тоткарлыклар соңгы стадиядә яман шеш очраклары артуына китерергә мөмкин. Бу хакта «Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов әйтте.

«Пандемия вакытында, март азагыннан августка кадәр, пациентлар кимүе күзәтелде. Яман шешне ачыклау кимеде. Ә рак ул беркая китмәгән. Яман шешле кешеләр өйдә утыралар, табибка кадәр барып җитмиләр. Әле диспансеризациядә яман шеш беренче, икенче стадиядә үк ачыкланган булса, хәзер өйдә утырып, ул өченче, дүртенче стадиягә җиткән булуы ихтимал. Бу очракта инде дәвалау нәтиҗәлелеге күпкә кими», — диде табиб.

Ул тәмәке тартуны ташларга киңәш итте. «70 процент очракта тәмәке тарту үпкә рагына китерә», — диде. Эдуард Нагуманов тәндә шеш, кан китү, су яки сүл чыгу сизгән очракта, кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә өндәде.

45 яшьтән узган ир-атлар һәм хатын-кызлар ел саен медицина тикшерүе узарга тиешлеген искәртте. «Бүген онкодиспансерда барлык дәвалау ресурслары бар. Ракны дәвалау комплекслы төстә башкарыла. Башлангыч диагностика үткәрергә кирәк», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100