news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 384 очрагы теркәлгән.

Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«20 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (15 кеше) һәм 60-70 яшь (15 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда – 23, Чаллыда – 6, Нурлат районында – 7, Биектау районында – 3, Алабуга, Лениногорск, Питрәч һәм Тукай районнарында – икешәр, Азнакай, Алексеевск һәм Апас районнарында берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 384 очрагы ачыкланган, 15 028 кеше (шуларның икесе – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100