news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган

Республикада эпидемия башланганнан алып 5872 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аларның барысы да әлеге инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Шуларның сигезе хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана, диелә хәбәрдә.

Инфекция йоктыру очракларының 16сы – 30-50 яшь, җидесе 50-60 яшь аралыгында ачыкланган.

Казанда әлеге авыруны – 17, Түбән Кама районында – дүрт, Биектау районында өч кеше эләктергән.

Республикада эпидемия башланганнан алып 5872 кеше әлеге инфекцияне йоктырган. Шуларның 4743е терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot