news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия табиблары аеруча мөһим эшләр өчен пособие алачак

Проектның максаты – Covid-19 пандемиясенә каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләрен матди яктан стимуллаштыру һәм күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфатын яхшырту.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче табиблар һәм башка хезмәткәрләргә түләү өчен акча бүлеп бирелде. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Проектның максаты – Covid-19 пандемиясенә каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләрен матди яктан стимуллаштыру һәм күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфатын яхшырту. Пособиенең күләме биләгән вазифага бәйле булачак, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, РФ Министрлар Кабинеты «коронавирус белән авыручы гражданнарга, шулай ук әлеге инфекцияне йоктыру куркынычы янаган затларга ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә аерым хезмәт шартлары һәм өстәмә эшләре өчен түләргә акча бүлеп бирүне» килештергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100