news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр ковидны кабат йоктыручыларның санын атады

Прививка ясаткан кешеләр арасында авыруның катлаулы очраклары булмаган.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Пациентларның 1 процент чамасы коронавирус белән икенече тапкыр авырый дип белдерде Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова.

Анна Попова сүзләренчә, коронавирусның кабатлану очраклары булса, диагноз куюны җентекләп тикшерергә кирәк.

«Ләкин диагноз ике тапкыр куелса да, бу кешеләрнең саны аз, якынча 1 процент, аннан да күп түгел. Кайбер җирләрдә бу очраклар берән-сәрән генә. Кайбер төбәкләрдә алар нишләптер күбрәк», — диде Анна Попова «Россия 1» телеканалына биргән интервьюда.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, вакцинаның ике дозасын да ясаткан кешеләрнең 0,7 проценты гына коронавирус йоктырган.

Прививка ясаткан кешеләр симптомсыз гына авырый, прививка ясаткан 300 кешенең икесендә генә авыру билгеләре булырга мөмкин, диде ул.

Роспотребнадзор башлыгы әйтүенчә, Россиядәге өч вакцина да («Спутник V», «ЭпиВакКорона» и «КовиВак») авыручыларның якынча бер үк күләмен (0,71 — 0,76 процент) бирә. Шул ук вакытта прививка ясаткан кешеләр арасында авыруның катлаулы очраклары булмаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100