420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе генә инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь (19 кеше) һәм 50-60 яшь аралыгында (6 кеше) ачыкланган.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (16 кеше), Түбән Кама районында (6 кеше) һәм Яшел Үзән районында (4 кеше) теркәлгән.
Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4893 очрагы теркәлгән, 3734 кеше (шуларның 39ы – узган тәүлектә) терелгән. 1167 кеше дәвалануын дәвам итә.