news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко: Covid-19 авыруыннан вакцинаны беренче булып медицина хезмәткәрләре алачак

Министр сүзләренчә, күмәк вакцинацияне уздыру клиник сынаулар тәмамланганнан соң гына мөмкин булачак.

Мурашко: Covid-19 авыруыннан вакцинаны беренче булып медицина хезмәткәрләре алачак
Эвелина Киселева

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясеннән коллектив вакцинацияне иң беренче булып медицина хезмәткәрләре һәм авыруны йоктыру куркынычы югары булган кешеләр алачак. Бу хакта Казанда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде.

«Беренче чиратта авыруны йоктыру куркынычы югары булган кешеләр вакцинация процедурасын узачак. Алар арасына медицина хезмәткәрләре һәм йоктыру куркынычы югары булган башка хезмәткәрләр дә керә», — дип билгеләп үтте министр.

Министр сүзләренчә, күмәк вакцинацияне уздыру клиник сынаулар тәмамланганнан соң гына мөмкин булачак. Клиник сынаулар исә вакцинаны куллану буенча инструкция эшләнеп беткәч, тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100