news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган

Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«15 кеше хастаханәгә озатылган, калган 39 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Инфекция йоктырган 16 кеше — 30-50 яшь аралыгында, 15 кеше — 50-60 яшь аралыгында.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (29 кеше), Чаллыда (11 кеше) һәм Чүпрәле районында (4 кеше) ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3558 очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100