Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буада вакытлыча хастаханә коронавируслы пациентларны кабул итә башлады
Госпитальдә Татарстанның дүрт районыннан пациентлар дәвалана.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Буа район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге базасында коронавируслы пациентлар өчен госпиталь ачылды. Бу хакта «Знамя» газетасы яза.
Биредә Татарстанның дүрт районыннан пациентлар дәваланачак, беренче пациентлар китерелгән.
Бу атнада Алабугада 80 урынга ковид-госпиталь ачылуы көтелә. Ул Алабугадагы бала тудыру йорты базасында урнашкан. Яңадан җиһазландырылган госпиталь үзенең беренче пациентларын кабул итәргә әзер.
Әмма ул бик авыр хәлдәге пациентларны кабул итмәячәк. Бу Чаллыда коронавирус йоктырган кешеләр дәвалана торган хастаханәләрне бушату өчен эшләнелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз