news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 36 кеше коронавирус йоктырган

21 пациент хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе авыруны читтә йоктырган, 35 кеше аралашу юлы белән авыру эләктергән.

«21 пациент хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстаның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда 8, Чаллыда 15, Азнакай районында 2, Лениногорск районында 8 кеше авырган, Биектау, Лаеш һәм Сарман районнарында берешәр очрак ачыкланган.

9 майга Татарстанда 20 774 очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле 17 721 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 9 кеше дәваланып беткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100