news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» ярдәмендә Татарстанга Кытайдан 6 миллион медицина битлеге алып кайтачаклар

«Татнефть» компаниясе үз предприятиеләрендә медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәтләрдә эшләүчеләр өчен саклагыч битлекләр, костюмнар һәм комбинезоннар эшләп чыгаруны җайга салды инде.

«Татнефть» ярдәмендә Татарстанга Кытайдан 6 миллион медицина битлеге алып кайтачаклар

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе медицина битлекләренең зур партиясен һәм аларны җитештерә торган җиһазлар китерү өчен дөньяда иң зур Ан-124 «Руслан» транспорт самолетын арендалады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына нефть компаниясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«10 апрельдә Казан аэропортына махсус очкыч төшеп утырачак. Ул республикага Кытайның Хайнань шәһәреннән 6 миллион медицина битлеге, шулай ук аларны тегү өчен җитештерү линияләре, тукымадан һәм тукылмаган материалдан әзерләнгән саклагыч эшләнмәләр китерәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

«Татнефть» компаниясе үз предприятиеләрендә медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәтләрдә эшләүчеләр өчен саклагыч битлекләр, костюмнар һәм комбинезоннар эшләп чыгаруны җайга салды инде. Моннан тыш, компания кыска гына вакыт эчендә «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә җавап бирә торган антисептиклар җитештерә башлады. Аларның бер өлеше, рөхсәт документлары алынганнан соң, республика медицина учреждениеләре, социаль һәм ашыгыч хезмәтләргә тапшырылачак.

«Татнефть» шулай ук үзенең заправкаларында Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы ашыгыч ярдәм машиналарын бушлай ягулык белән тәэмин итә башлады. Компания техникасы тәүлек әйләнәсе урамнарны җыештыра һәм эшкәртә. «Татнефть» волонтерлары республикада яшәүче өлкәннәргә социаль, психологик һ.б. төрле ярдәм күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100