news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган

Дүрт очрак Казанда, өчесе Чаллыда, Әлмәт, Биектау районнарында — берәр очрак.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган
Абдул Фархан

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Дүрт очрак Казанда, өчесе Чаллыда, Әлмәт, Биектау районнарында — берәр очрак.

«Пациентларның хәле уртача авырлыкта. Бу алар тормышына зур куркыныч янамый дигән сүз. Бу статус интенсив дәвалауны сорый. Үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратларында пациентлар юк», — диде Галимова.

Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр ике кеше, 30 дан алып 50 яшькә кадәр — дүрт, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр — өч кеше. 

Татарстанда бүгенгә коронавирусның барлыгы 50 очрагы ачыкланган: 35 очрак — Казанда, бишесе — Чаллыда, Питрәч, Биектау районнарында — икешәр, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Әлмәт районнарында — берәр очрак, шулай ук Казанда дәвалана торган бер Пермь кешесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100