news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәләвез шәһәр хастаханәсендә пациентның үлеме коронавируска бәйле түгел

Аның үлеменә онкологик авыру сәбәпче булган.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанның Мәләвез шәһәр хастаханәсендә пациентның үлеме Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле түгел. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга сылтама белән хәбәр итә.

Моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чаралары Мәләвез хастаханәсендә коронавируска үткәрелгән тесты уңай нәтиҗә биргән ир-атның вафат булуы турында язып чыккан иде.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, пациентның үлеменә онкологик авыру сәбәпче булган.

«Ул озак вакытлар онкология авыруыннан интекте. Кызганыч ки, моның ахыры үлем белән тәмамланды. Әмма биредә коронавирусның катнашы юк», - дип искәртте Забелин.

Бүгенге көндә Башкортстанда Covid-19 коронавирусы йоктыруның 22 очрагы теркәлгән. Бер пациентта ул үзе үлгәннән соң ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100