Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы хастаханәсендә «пневмония» диагнозы белән алты пациент дәвалана
Дүрт пациентның хәле уртача авырлыкта, икесенең хәле авыррак.
(Чаллы, 9 апрель, «Татар-информ»). Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсендә «пневмония» диагнозы белән алты пациент дәвалана. Бу хакта Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев сөйләвенчә, өч авыру – Чаллыдан, икесе – Тукай районыннан һәм берсе – Әлмәттән. Аларның иң яшенә 33, иң өлкәненә 94 яшь.
Николаев дүрт пациентның хәле уртача авырлыкта, икесенең хәле авыррак, диде. Соңгы икесенең хәле бер үк вакытта башка авырулары булу белән аңлатыла. Хәзер алар белән даими рәвештә 12 -15 медицина хезмәткәре эшли. Персонал хастаханәдән читкә китми һәм биредә тәүлек буе эшли. Бу исә куркынычсызлык чараларын үтәү белән аңлатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз