news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 18 335 тапкыр куелган.

Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«19 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 (16 кеше), 30-50 (12 кеше), 18-30 (6 кеше) һәм 50-60 яшь (6 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда – 18, Чаллыда – 12, Яшел Үзән районында – алты, Нурлат районында – өч, Югары Ослан, Биектау һәм Лениногорск районнарында – икешәр, тагын алты муниципалитетта берәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 18 335 тапкыр куелган. 15 029 кеше (шуларның берсе – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100