news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 94 меңгә якын кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан

Республикада прививка кампаниясе вакытында «Спутник V» препараты кулланыла.

Татарстанда 94 меңгә якын кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татарстанда 93 594 кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада прививка кампаниясе вакытында «Спутник V» препараты кулланыла.

38 582 кеше вакцинациянең икенче фазасын үткән.

Теләгән кешеләр прививкага биш алым ярдәмендә (бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, республика порталы аша, Күп функцияле үзәктә, 122 номеры һәм поликлиника номерлары буенча) языла ала.

Татарстанда соңгы тәүлектә 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100