news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан поликлиника табибларының эш хакын 2 тапкыр арттыру инициативасы белән чыкты

ТР сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, коронавирус поликлиникаларның сыйфатлы эшләвенең мөһимлеген күрсәткән.

Татарстан поликлиника табибларының эш хакын 2 тапкыр арттыру инициативасы белән чыкты

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан федераль дәрәҗәдә поликлиника табибларының эш хакын ике тапкыр арттырырга тәкъдим итә.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

Министр сүзләренчә, 2020 ел пандемия аркасында поликлиника табибларының эше зур әһәмияткә ия булуын күрсәтте, чөнки күпчелек хастаханәләрне вакытлы госпитальләр итеп үзгәрттеләр һәм халык белән эшләү, нигездә, поликлиника хезмәткәрләренә йөкләнде.

«Без беренчел звеноны тамырдан үзгәртү тәкъдиме белән чыгачакбыз һәм яңа поликлиника төзиячәкбез. Хезмәт хакларын ике тапкыр арттыру тәкъдимен исәпкә алып җитди мәсьәләләр баш калкыта», - дип искәртте Садыйков.

Министр сүзләренчә, амбулатория табиблары сугыш вакытындагы кебек эшләде. Күп нәрсә нәкъ менә аларның эш сыйфатына бәйле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100