news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан баш эпидемиологы ковидтан прививка турындагы сорауларга җавап бирәчәк

Онлайн-чара 10 мартта узачак.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»).Татарстанда яшәүчеләрнең коронавирустан вакцинация турындагы сорауларына республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирәчәк. Туры эфир Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән көрәш буенча оператив штабның Инстаграм битендә узачак.

Белгеч вакцина кемгә туры килә, прививкага кадәр һәм аннан соң нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләячәк һәм республикада яшәүчеләр еш бирә торган сорауларга җавап бирәчәк.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Covid-19дан вакцинация. Аны куллану буенча инструкция» трансляциясе модераторы булачак. Онлайн-чара 10 мартта узачак.

Онлайн-чараны Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб, шулай ук республиканы Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100