news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирусны кичергән кешеләргә прививка ясатырга кирәкме-юкмы икәнен аңлатты

Барлык кешеләргә дә иминлек һәм кисәтү чаралары турында онытмаска кирәк.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән бер тапкыр авырган кешеләр прививка ясатмаса да ярый, әмма бу процедура аларга зыян китермәячәк.

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «Телеграм» каналда шулай дип белдерде.

Авырганнан соң барлыкка килгән антитәнчекләр вирус йөртүчене инфекциянең төрле төрләреннән саклый алмый. Көньяк Африка галимнәре үткәргән тикшеренү шундый нәтиҗәләр күрсәткән, диде белгеч.

«Моннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: әгәр кайсыдыр өлкәдә (илдә) яңа мутацияләр өстенлек алса, саклану чараларының коронавирусны кичергән кешеләргә дә кирәк булуы ихтимал», - дип искәртте Мясников.

Ул шулай ук барлык кешеләргә (коронавирус белән авырганмы ул, әллә юкмы – барыбер) иминлек һәм кисәтү чаралары турында онытмаска кирәклеген искә төшерде. Әйтик, борынга составында интерферон булган дару тамызырга, тәнне чыныктырырга һәм социаль дистанция сакларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100