news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайда коронавирусның дөнья буйлап таралу вакыты турында сөйләделәр

Фаразлаулар буенча, эпидемия бөтен дөнья буйлап кимендә июньгә кадәр таралачак.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы бөтен дөнья буйлап кимендә июньгә кадәр таралачак. Бу турыда РИА Новости «Шенмин шибао» газетасына сылтама белән хәбәр итә.

«Фаразлаулар буенча, эпидемия бөтен дөнья буйлап кимендә июньгә кадәр таралачак. Коронавируска каршы көрәш экспорттан (Кытайдан килгән авыру) импортка күчәргә мөмкин», — диде Кытай халык Республикасы Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының махсус эксперт комиссиясе башлыгы Чжун Наньшань.

«Татар-информ» агентлыгы профессор Агафанов исемендәге Республика клиник инфекцион хастаханәсеннән коронавирус аркасында карантинда булган сигез россиялене чыгардылар, дип хәбәр иткән иде.

Россия  сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Diamond Princess лайнеры пассажирлары белән ике атна карантин узган Республика клиник инфекцион хастаханә табибларына һәм хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100