news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор балалар бакчаларындагы бәйрәмнәрнең ничек узачагын аңлатты

23 февраль һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан балалар бакчаларында үтәчәк бәйрәмнәргә әти-әниләрне кертү мәсьәләсе күтәрелде.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Республиканың оператив штабы уздырган туры эфир вакытында 23 февраль һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан балалар бакчаларында үтәчәк бәйрәмнәргә әти-әниләрне кертү мәсьәләсе күтәрелде.

«Әгәр иртәнге бәйрәмнәрне бер төркемдә яки бер сыйныфта уздырсалар, мондый чаралар тыелмый. Ләкин олылар битлек кияргә тиеш һәм аларның прививка ясаган булуы хуплана», — дип сөйләде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге башлыгы Лилия Юзлибаева.

Балалар бәйрәмендә катнаша ала торган ата-аналар саны буенча чикләү бар, дип өстәде республика оператив штаб башлыгы Ләйлә Фазлыева. Ул утренникка килергә теләгән өлкәннәргә балаларны саклау өчен вакцинацияләнергә кирәк булуын әйттте.

«Шуның белән без үз балаларыбызны чир йогудан саклыйбыз», — дип аңлатты ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot