news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

21 февральдән ковидка антитәнчекләре булган россиялеләргә QR-кодлар бирелә башлаячак

Хәзер QR-кодлар коронавирус белән чирләгән яки вакцинация узганнарга гына бирелә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска югары титрлы антитәнчекләре булган кешеләргә QR-кодлар бирә башлаячаклар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тиешле боерык чыгарды, дип хәбәр итә РИА Новости.

«21 февральдән QR-кодны антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре буенча алырга мөмкин булачак — РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы», — диелә агентлык хәбәрендә.

Хәзер QR-кодлар коронавирус белән чирләгән яки вакцинация узган Россия халкына бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot