news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб ялларда йокы туйдыру тәртибе турында сөйләде

Ул эш көннәре белән чагыштырганда ике сәгатькә озаграк йокларга тәкъдим итте.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Йокы кытлыгы булмасын өчен, графикны сакларга һәм ялларда аннан тайпылмаска кирәк. Бу хакта РИА Новости Россия сомнологлар җәмгыяте президенты, медицина фәннәре докторы, профессор Роман Бузунов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Табиб сүзләренчә, атна дәвамында җитәрлек йоклый алмаган очракта, ял көннәрендә туйганчы йокларга мөмкин.

«Әмма кеше җомга көнне бәйрәм итеп, көндезге 12 сәгатьтә шимбә көнне уяна. Шуның аркасында ул шимбәдән якшәмбегә каршы төндә йокларга теләми һәм тагын көндезге 12 сәгатьтә тора», — дип аңлатты Бузунов.

Белгеч сөйләгәнчә, якшәмбе кичендә вазгыять кабатланачак һәм дүшәмбе эшкә торырга кыен булачак. Ул «якшәмбе йокысызлыгы» термины булуын әйтте.

Шулай итеп, Бузунов сүзләренчә, ялларда график алты сәгатькә күчә, бу Хабаровскидан Мәскәүгә очу аркасында джетлаг белән чагыштырырлык.

Табиб ял көннәрендә озак йокламаска киңәш итте. Ул эш көннәре белән чагыштырганда ике сәгатькә озаграк йокларга тәкъдим итте — бу очракта организм ял итәчәк һәм аңа яңадан җайлашырга кирәк булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100