news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб утырып эшләү гәүдә тотышын бозарга мөмкинлеген кисәтте

Мануаль терапевт гәүдә сколиозын булдырмас өчен «90 кагыйдәсен» үтәргә киңәш итте.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Утырып эшләгәндә гәүдә тотышы үзгәрү офис хезмәткәрләре арасында гадәти хәл. Гәүдә сколиозы эчке органнарга җитди зыян ясарга мөмкин. Бу турыда мануаль терапевт, Россиянең атказанган табибы Андрей Кабычкин искәртте. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

Табиб сүзләренчә, авырудан котылырга «90 кагыйдәсе» ярдәм итәчәк. «Бу утырганда гәүдә һәм ботның алгы өслеге арасындагы почмак 90 градус булырга тиеш. Бот сөяге белән зур балтыр сөяге арасында да шулай ук. <…> Аяк табаны идәнгә карата 90 градус почмак ясарга тиеш», — дип киңәш итте ул.

Табиб аякны аякка атландырып утыруга бәйле куркынычка аерым тукталды. «Аякны аякка атландырып утыру умырткалык өчен генә түгел, буыннар өчен дә, аскы очлыклар өчен дә зарарлы», — диде белгеч. Шундый кыяфәттә утыру кан тамырларын кысыла, бу тромб барлыкка китерергә мөмкин.

Моннан тыш, Кабычкин ике сәгатькә бер тапкыр эш урыныннан беразга торырга киңәш итте, чөнки бу сәламәтлеккә уңай йогынты ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100