Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч кофеның файдалы үзлекләре турында сөйләде
Эчемлектә B төркеме микроэлементлары һәм витаминнары бар.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Кофе уртача күләмдә кулланганда өлкән кеше организмына зыянлы түгел, ә, киресенчә, файдалы. Бу хакта агроном, чәй һәм кофе буенча белгеч Елизавета Тихонова сөйләде. Sputnik радиосы шул хакта хәбәр итә.
Эчемлек яшь организмга да уңай тәэсир итә. Әмма кофеин күләме күп булу сәбәпле, күп процессларны көчәйтә, шуңа күрә балаларга аны эчәргә киңәш ителми, дип аңлатты белгеч.
Чәйнең организмга йогынтысы кофе белән чагыштырганда дәвамлырак — ике сәгать урынына сигез сәгать, әмма кофе тагын да көчлерәк йогынты ясый. «Бер чынаякка 8 грамм кофе салына, бу шактый күп, организм активлаша. Йөрәк, баш мие ике сәгать югары режимда эшли", — диде Тихонова.
Кофега шикәр, сөт яки башка өстәмәләр салган очракта гына өстәмә энергия алырга мөмкин. Шул ук вакытта кофеда B төркеме микроэлементлары һәм витаминнары бар, алар кофе бөртекләрен кыздырганда да югалмый. Моннан тыш, ул С витаминын үзләштерүгә ярдәм итә, дип өстәде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз