news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог: «Омикрон» килү белән Россиядә авыручылар саны артачак

Медицина фәннәре докторы әлегә илдә, нигездә, коронавирусның «авырулар буенча да, үлем буенча да кими барган» дельта- варианты циркуляцияләнүен искәртте.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия территориясендә SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммы Covid-19 инфекциясенең өстенлекле вариантына әверелүе рекордлы авырулар санына китерәчәк. Бу хакта вирусолог Анатолий Альтштейн кисәтте, дип хәбәр итә Ura.ru басмасы.

Медицина фәннәре докторы әлегә илдә, нигездә, коронавирусның «авырулар буенча да, үлем буенча да кими барган» дельта-варианты циркуляцияләнүен искәртте.

« < ... >„Омикрон“ киләчәк, һәм, дөрес диагностика ясасалар, анда йөзләгән мең кеше булачак, әмма бу диагностиканың сыйфатына бәйле», — диде Альтштейн.

Шул ук вакытта белгеч Бөекбритания тәҗрибәсенә таяна, анда омикрон-штамм таралган инде. «Бөекбританиядә диагностика бик көчле куелган. Анда көнгә 200 мең кеше ачыклана, гәрчә ил Россия белән чагыштырганда ике ярым тапкыр кечерәк булса да, авырулар саны гаять зур. Безнең фикер буенча, бездә дә авырулар шулай ук булырга тиеш», - диде ул.

32 мутацияле B.1.1.529 штаммы беренче тапкыр Ботсванда ачыкланган иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы SARS-CoV-2 коронавирусының яңа вариантына грек хәрефе буенча «омикрон» дигән исем бирде.

Яңа штаммның потенциаль куркыныч булуын АКШның Аллергия һәм йогышлы авырулар институты директоры Энтони Фаучи игътибар итә. Шул ук вакытта Көньяк Африка табибларының мәгълүматлары омикрон-штамм аркасында пандемиянең кискен фазасын тәмамлау мөмкинлеген искәртә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100