Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вирусолог: Кипрда коронавирусның тагын бер яңа штаммы - «дельтакрон» ачыкланган
Яңа вариант дельт-штаммдагы кебек генетик нигезгә ия, тик шул ук вакытта аның кайбер мутацияләре омикрон-штаммга туры килә.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Кипрда SARS-CoV-2 коронавирусының «дельта» һәм «омикрон» штаммнары гибридыннан торган яңа варианты - «дельтакрон» ачыкланган. Аны Кипр университетының Биотехнология һәм молекуляр вирусология лабораториясе тикшеренүчеләре ачыклаган. Яңа вирус турында журналистларга әлеге лаборатория мөдире Леонтиос Кострикис сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
Яңа вариант дельта-штаммдагы кебек генетик нигезгә ия, тик шул ук вакытта аның кайбер мутацияләре омикрон-штаммга туры килә. «Омикрон»га хас булган үзгәрешләрнең унысы «Кипрда алынган пробаларда идентификацияләнде», - дип аңлатты вирусолог, ул элек Кипр Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы пандемиягә каршы көрәш буенча фәнни-консультатив советны җитәкләгән.
Дельтакрон-штамм утрауда алынган 25 үрнәктә табылган. Шул ук вакытта аларның 11е Covid-19 симптомнары белән госпитализацияләнгән пациентлардан алынган. «Мутацияләр хастаханәдә булган кешеләр арасында югарырак иде, бу „дельтакрон“ һәм госпитализацияләү очраклары арасында үзара бәйләнеш бар дигән сүз», — дип искәртә Кострикис.
Тикшерүче әйтүенчә, әлегә «дельтакрон»ның «дельта» һәм «омикрон» вариантларын кысрыклап чыгара алуын фаразлау кыен.
32 мутацияле B.1.1.529 штаммы беренче тапкыр Ботсванда ачыкланган иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы SARS-CoV-2 коронавирусының яңа вариантына грек хәрефе буенча «омикрон» дигән исем бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз