news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Британия табибы баш авыртуын «омикрон» симптомы дип атады

Тамак, баш авырту һәм томау төшү хәзер күпчелек очракта SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммы белән зарарлану билгеләре булып тора.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Тамак, баш авырту һәм томау төшү хәзер күпчелек очракта SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммы белән зарарлану билгеләре булып тора. Моңа Лондон Корольлеге көллиятенең өлкән фәнни хезмәткәре һәм ZOE Covid Study кушымтасы командасы катнашучысы Клэр Стивс игътибар иткән, дип яза Британиянең Daily Express газетасы.

«<...> яңа очракларның 75 процентында Covid симптомнарының салкын тиюгә охшавы, ә классик симптомнарның сирәгрәк очравы Хөкүмәткә киңәш-тәкъдимнәрне тиз арада яңартырга кирәклеген искәртә», - дип аңлата белгеч.

Шуңа бәйле рәвештә Стивс коронавирус симптомнарының рәсми исемлеген мөмкин кадәр тизрәк яңартырга чакырды. Ул аңлатканча, «омикрон» авыруның җиңелрәк формасын китереп чыгара, әмма аның йогышы хастаханәләрнең йөкләнешенә китерергә мөмкин.

32 мутацияле B.1.1.529 штаммы беренче тапкыр Ботсванда ачыкланган иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы SARS-CoV-2 коронавирусының яңа вариантына грек хәрефе буенча «омикрон» дигән исем бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100