news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан бирле хастаханәдән тыш пневмония очраклары арткан

Республикада гыйнвар аенда коронавирусның үсеш темплары 0,7 процент тәшкил иткән.

Татарстанда ел башыннан бирле хастаханәдән тыш пневмония очраклары арткан
Михаил Захаров

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). 1-9 гыйнварда Татарстанда коронавирус инфекциясенең 808 очрагы теркәлгән. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте. Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1-9 гыйнварда республикада хастаханәдән тыш пневмония очраклары 41 процентка, бәйрәм көннәрендә инфекцияне гаиләдә йоктыру очраклары 72 процентка артты, дип искәртте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Патяшина.

«Гыйнварда үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итте. Яңа коронавирус инфекциясе йоктыручыларның гомуми саны 14 092 кешегә җитте», — диелә хәбәрдә.

Марина Патяшина сүзләренчә, Яңа ел каникулларында 319 балалар лагеры (шул исәптән шәһәр читендәге 30 лагерь һәм 289 мәктәп яны лагеры) эшләгән. Әлеге лагерьларда 5 меңгә якын бала ял иткән. Шәһәр читендәге 18 лагерь (60 процент) тикшерелгән. Бер лагерьда яңа коронавирус инфекциясен кисәтү буенча тиешле чараларның үтәлмәве ачыкланган.

Татарстанда коронавируска каршы профилактика чараларының үтәлеше буенча «кайнар элемтә» эшли, анда 2020 елның 21 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр 7 шалтырату килгән.

Тикшерүләрдән соң хезмәткәрләрнең җәмәгать туклануы объектларында һәм спорт кирәк-яракларын прокатка бирү пунктларында битлексез эшләвенә бәйле ике факт расланган, тагын ике факт (кафеның төнлә эшләве) буенча мәгълүматлар ТР Эчке эшләр министрлыгына тапшырылган, өч факт расланмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100