news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб иммунитетны ныгыту өчен тамакны чыныктырырга киңәш итте

Моның өчен манго, әфлисун, лимон яки грейпфрут согыннан боз кисәкчеләре ясап, суырып йөрергә кирәк, ди белгеч.

Табиб иммунитетны ныгыту өчен тамакны чыныктырырга киңәш итте
Михаил Захаров

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Югары категорияле табиб-отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев Sputnik радиосына биргән интервьюсында тамакны чыныктыруның (аеруча пандемия чорында) әһәмияте хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Вирус һәм бактерияләр организмга өске сулыш юллары, шулай ук йоткылык аша эләгә. Табиб тамакны, мисал өчен, Скандинавия методикасы ярдәмендә чыныктырырга киңәш итте.

«Моның өчен манго, әфлисун, лимон яки грейпфрут согы алабыз. Яңа гына чыгартылган сок та кулланырга мөмкин. Барысы да сезнең шәхси үзенчәлеккә бәйле. Сокны махсус формаларга салып, суыткычка куябыз. Анда сок каткач, әледән-әле боз кисәкләрен алып, суырабыз. Цитруста С витамины күп, ул лайлалы тышчаны ныгыта, ә боз белән йоткылыкның арткы стенасын, лимфоид тукыманы чыныктырабыз», — дип аңлатты табиб.

Әлеге процедураны көненә ике тапкыр даими рәвештә кабатларга кирәк, бозның диаметры 5 сантиметрдан да зуррак булмаска тиеш. Бер тапкыр суыру өчен бер боз кисәге җитә.

Тамакны чыныктыру өчен табиб кышын шулай ук саф һавада йөрергә, салкын һаваны борын белән дә, авыз белән дә суларга киңәш итте. Бу да бактериаль һәм вируслы, шул исәптән коронавирус инфекциясенә каршы тору өчен тамакка уңай йогынты ясаячак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100