news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: «Омикрон» пневмонияне «дельта»га караганда ике-өч тапкыр тиз барлыкка китерә

«Омикрон» штаммы белән зарарланган очракта өч—биш көн эчендә пневмония барлыкка килә.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус  инфекциясенең «омикрон» яңа штаммы «дельта»га караганда үпкәләргә ике-өч тапкыр тизрәк барып җитә. Галимнәрнең шундый нәтиҗәләре белән Екатеринбургта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» вирусология һәм биотехнология үзәге филиалы җитәкчесе Александр Семенов уртаклашты.

Белгеч аңлатканча, омикрон-штамм «дельта»га караганда үпкәләргә тизрәк барып җитә һәм пневмония китереп чыгара.

Мәсәлән, элек пневмония барлыкка килгәнгә кадәр 10-11 көн вакыт уза иде, бу хәтта ерак торак пунктларда яшәүчеләргә дә хастаханәләргә барып җитү мөмкинлеге бирде. «Омикрон» белән бу чор өч—биш көнгә кадәр кыскарган.

Әмма, Семенов фикеренчә, мутацияләр күп булуга карамастан, яңа штамм вакциналарның нәтиҗәлелеген нык үзгәртмәячәк. Хәзерге вакытта төгәл мәгълүматлар юк, бары препаратларның нәтиҗәлелек дәрәҗәсе күп дигәндә 40 процентка кимер дип фаразларга гына мөмкин. «Башка мәгълүматлар буенча, тагын да азрак кими», — диде галим.

Пандемия үсешенең киләчәк торышы кешеләрнең үзләреннән тора — ул тиз арада коронавируска каршы прививка ясатуга һәм куркынычсызлык чараларын үтәүгә бәйле, дип искәртте белгеч.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100