news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диетолог вакцинациядән соң кайсы продуктларны куллану зарарлы булуы турында сөйләде

Прививкадан соң, ким дигәндә, өч көн алкоголь кулланырга ярамый, ул иммун күзәнәкләрнең активлыгын киметә.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясенә каршы прививкадан соң кешенең туклануы балансланган һәм төрле булырга тиеш. Моннан тыш, иммунитет формалаштыруга тискәре йогынты ясарга мөмкин булган кайбер продуктлардан баш тартырга кирәк. Бу хакта Sputnik радиосы белән әңгәмәдә табиб-терапевт, диетолог Елена Игнатикова хәбәр итте.

Әйтик, прививкадан соң, ким дигәндә, өч көн алкоголь кулланырга ярамый. Иң яхшысы - аны ике вакцина дозасы арасындагы чорда тулысынча төшереп калдыру.

«Теләсә кайсы алкогольгә иммунитет һәрвакыт тискәре йогынты ясый, иммун күзәнәкләрнең активлыгын киметә»,- дип искәртте эксперт.

Шулай ук аллергия китереп чыгарырга сәләтле продуктлардан баш тартырга кирәк.

«Аллергия — ул безнең иммунитетның бу очракта нинди дә булса матдә, антиген кертүгә җавапы, - диде Игнатикова. - Вакцинация дә шулай ук организмга антиген кертү ул. Кызганыч, аллергик реакцияләр кискенләшкән вакытта нормальләшкәнгә кадәр вакцинацияне вакытлыча кичектерергә киңәш ителә».

Моннан тыш, антитәнчекләр формалаштыру чорында аксымны рационнан төшереп калдырырга киңәш ителми. Бу шул исәптән вегетариан диетасына да кагыла, дип өстәде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100