Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор: Коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләр үзләрен яхшы хис итә
COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны 18 яшьтән өлкәнрәк – 672 һәм 60 яшьтән узган 96 кеше алган.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы прививка («ЭпиВакКорона» вакцинасы) ясаткан кешеләрнең барысы да үзләрен яхшы хис итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән хәбәр итә.
Теркәүдән соң үткәрелгән сынау кысаларында COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны 18 яшьтән өлкәнрәк – 672 һәм 60 яшьтән узган 96 кеше алган.
«Тискәре нәтиҗәләр күзәтелмәде», - диелә хәбәрдә.
«ЭпиВакКорона» «Спутник V» препаратыннан соң коронавирус инфекциясенә каршы теркәлгән дөньяда икенче вакцина булды. Препарат коронавирусның синтезланган фрагментлары базасында Новосибирскиның «Вектор» Вирусология һәм биотехнологияләр үзәгендә ясалган. Ул клиник сынауларны узган инде.
Вакцинация өч атналык ара белән ике прививка ясатуны күздә тота. «ЭпиВакКорона» вакцинасы куркынычсыз, шулай ук саклау һәм транспортировкалау шартларының гади булуы белән аерылып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз