news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт пандемия чорында аптечкада нинди дарулар булырга тиешлеге хакында сөйләде

D витаминын кирәгеннән артык куллану кан тамырлары зарарлануга, бөер эшчәнлегенең җиткелекле булмавына һәм башка тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе чорында аптечкада булырга тиешле препаратларны атадылар. Бу хакта «Известия» газетасы гомуми һәм клиник фармакология кафедрасы мөдире Сергей Зыряновка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, аптечкада температураны төшерә торган дарулар, беренче чиратта, парацетамол булырга тиеш. Ибупрофен препараты авыруларның хәлен начарайту сәбәпле, ул даруны кулланырга киңәш ителми.

Алдагы пункт – борынга тамыза торган дару. Шул ук вакытта, антибиотиклар сатып алырга һәм табиб киңәшеннән башка дәваланырга ярамый.

«D витаминына килгәндә, имештер, аңа кытлык булса, чир тагын да көчәя. Әмма аны артык куллану кан тамырлары зарарлану, бөер эшчәнлегенең җиткелекле булмавы һәм башка тискәре нәтиҗәләргә китерә. Үз белдегең белән кулланырга ярамаган вируска каршы препаратлар хакында әйтмим дә. Алар күп кенә тискәре реакцияләр китереп чыгара. Әлеге даруларны бары тик табиб кына билгеләргә тиеш», - диде Зырянов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100