news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе 239 кешедә ачыкланган

47 кешене хастаханәгә салганнар, 192 кеше өендә дәвалана.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясен 239 кеше йоктырган. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 3 кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

47 кешене хастаханәгә салганнар, 192 кеше өендә дәвалана.

Казанда — 155, Чаллыда 29 очрак теркәлгән. Алексеевск, Биектау, Алабуга районнарында — алтышар, Лаешта — дүрт, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Тукай районнарында -өчәр, Аксубай, Арча, Яшел Үзән, Мамадыш, Питрәч районнарында — икешәр, Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Мөслим, Спас, Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

8 ноябрьгә Татарстанда ковидның 32 404 очрагы билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100