news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә вакцинация турындагы сертификатның яңа формасы гамәлгә керде

Яңа документта прививка ясаткан кеше турында мәгълүматлар (исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы һәм белешмә тутырылган дата) урын алган.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Россиядә коронавирустан вакцинация һәм кешенең әлеге чирне кичерүен раслаган сертификат формасындагы үзгәрешләр үз көченә керде.

Сәламәтлек саклау министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат порталында октябрь ахырында чыккан иде.

Яңа документта прививка ясаткан кеше турында мәгълүматлар (исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы һәм белешмә тутырылган дата) урын алган.

Шулай ук QR-код, прививка датасы, вакцинаның атамасы һ.б. өчен дә урын бар. Сертификатка ревакцинация, медицина каршылыкларының булу-булмавы һәм кешенең әлеге авыруны кичерүе турында мәгълүмат та кертеләчәк.

Боерыкта әйтелгәнчә, документ вакцинация узгач өч көннән дә соңга калмыйча электрон рәвештә формалаштырыла. Бүгенге датага кадәр рәсмиләштерелгән барлык сертификатлар да Дәүләт хезмәтләре порталында яңадан рәсмиләштереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100