news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан өйдә дәвалану кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде

Тиешле көнкүреш шартлары булган очракта, пациентларны өйдә дәваланырга калдырачаклар.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыручылар аерым бүлмәләре булган очракта өйләрендә дәвалана ала. Шулай ук алар табиб күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. Бу турыда «Парламентская газета» яза.

Тулай торакта яки коммуналкада, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр яки хроник авырулы кешеләр белән бергә яшәүче пациентларны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салачаклар.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының шул хактагы боерыгы бүген, 8 ноябрьдә, үз көченә керә. Моңа кадәр пациентларның хәле катлаулы булмаса өйдә дәваланырга калдырдылар, ә көнкүреш шартлары исәпкә алынмый иде», диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска тест тискәре булганчы ук стационардан өйдә дәваланырга күчерергә рөхсәт итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100