news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог коронавирусны ир-атлар авыррак кичерүнең сәбәбен аңлатты

Кешеләрнең иммунитет системасы эшчәнлегенә гормоннар йогынты ясый.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Иммунитет системасына җенес гормоннары йогынты ясау сәбәпле, ир-атлар Covid-19 яңа коронавирусын авыррак кичерә. Бу хакта табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок сүзләренә сылтама белән Lenta.ru хәбәр итә.

«Хатын-кызларда эстроген җенес гормоны саклагыч аксымнарның, антитәнчекләрнең күзәнәк эченә үтеп керүен җиңеләйтә», — дип аңлатты медик. Һәм моның ярдәмендә хатын-кызларның иммунитеты начаррак булган очракта да антитәнчекләр күзәнәкләргә җиңелрәк һәм тизрәк үтеп кереп, вирусларны юк итә, диде ул.

Ир-атларның тестостерон җенес гормонының мондый үзлеге юк. Өстәвенә, ир-атларда гормоннар йогынтысы аркасында атеросклероз да ачыграк беленеп тора. Димәк, коронавиурс белән авырган ир-атларда тромбоз ешрак барлыкка килә һәм алар хатын-кызларга караганда киңрәк була», — дип өстәде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100