Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч төчкергән кеше янында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерде
Антонина Плоскирева сүзләренчә, коронавирустан кисәтү өчен нәтиҗәлелеге исбатланган препаратлар юк әлегә.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Җәмәгать урынында төчкерүче кеше белән очрашудан соң, перчатканы антисептик белән эшкәртергә, битлекне һәм перчатканы алмаштырырга, битне юарга һәм борынны юдыртырга кирәк. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең эпидемиология буенча Үзәк фәнни-тикшеренү институты директорының клиник эш буенча урынбасары Антонина Плоскирева сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Җәмәгать урынында, мисал өчен, лифтта кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авырган кеше белән очрашканнан соң, перчаткаларны антисептик белән эшкәртергә, яңа битлек һәм перчатка кияргә, битне юарга һәм борынны юдыртырга кирәк», — диде Антонина Плоскирева.
Җәмәгать урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри, шулай эшләгән очракта чир йоктыру куркынычы кими, диде ул.
Антонина Плоскирева сүзләренчә, хәзергә коронавирустан кисәтү өчен нәтиҗәлелеге исбатланган препаратлар юк.
«Сәламәт булу өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга — дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, начар гадәтләрдән арынырга кирәк», диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз