news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 86 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 27 640ка җитте.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«8 октябрьгә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 27 640ка җитте», - дип хәбәр итте спикер.

Коронавирус белән авыручы яки аны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 4 мең кеше табиблар күзәтүендә кала. Бер тәүлек эчендә коронавируска 8,3 мең тест үткәрелгән.

Республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әлеге инфекцияне йоктыручылар Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Балык Бистәсе районында аеруча күп булуын әйтте. Бер тәүлектә республикада 36 кеше коронавирустан терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100