Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб Россиядә коронавирустан үлем-китем дәрәҗәсе ни өчен югары булуын аңлатты
Covid-19 – кешелек инде җайлашып өлгергән гадәти инфекция түгел, шунлыктан иркенәергә иртәрәк әле, дип искәртте табиб-терапевт Людмила Лапа.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Соңгы атнада Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны буенча берничә тапкыр антирекорд куелды. Моның бер сәбәбе – вирустан саклану чараларын үтәүдән вакытыннан алда баш тарту. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.
«Теләсә нинди инфекция вакытында иң мөһиме – эпидемиологик шартларны үтәү. Метродагы 20 кешенең икесе генә битлектән, калганнары кияргә «оныткан». Бу зур роль уйный һәм үлем-китем очраклары арта», - дип белдерде табиб-терапевт, Р.Н.Ходанова исемендәге Иммунокоррекция үзәге генераль директоры Людмила Лапа.
Табиб билгеләп үткәнчә, бу вазгыятьтә иң куркынычы – кешеләрнең аралашуны киметергә җыенмавы. Әмма Covid-19 – кешелек инде җайлашып өлгергән гадәти инфекция түгел, шунлыктан иркенәергә иртәрәк әле.
Коронавирустан үлем-китемнең югары булуында икенче сәбәп – инфекция йоктырганнан соң хроник авыруларның көчәюе.
Һәм, ниһаять, моңа вирусның тискәре нәтиҗәләре дә йогынты ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз