Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мясников көн саен аш ашау куркыныч булуы турында кисәтте
«Ул тозлы, майлы, калорияле субстанция», — дип аңлатты ул.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников көн саен кайнар аш ашамаска киңәш итте. Бу хакта аның сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Белгеч сүзләренчә, Япониядә ашар алдыннан җылы су эчәргә тырышалар, чөнки ул ашказаны согы бүлеп чыгарырга ярдәм итә.
Табиб сүзләренчә, кайнар ашны абсолют файдалы ризык дип әйтеп булмый.
«Ул тозлы, майлы, калорияле субстанция», — дип аңлатты ул.
Шуңа күрә Мясников төшке аш вакытында аш ашауны мәҗбүри итеп куймаска киңәш итте.
Табиб-диетолог Андрей Бобровский сөйләгәнчә, рационга даими рәвештә майлы-итле шулпа кертү йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз