news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама даруханәләренә коронавирустан дару кайтарылган

Даруханәдә препаратларның бары тик табиб рецепты буенча гына бирелүен әйттеләр.

Түбән Кама даруханәләренә коронавирустан дару кайтарылган
НТР 24

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камадагы бер даруханәгә яңа коронавирус инфекциясеннән «Коронавир» дип аталган дару кайтарылган. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Бер капта 50 дару, бәясе — 11,5 мең. Препаратны җитештерүче «Р-фарм» компаниясенең рәсми сайтында язылганча, «Коронавир» җиңел һәм уртача катлаулы формадагы Covid-19 коронавирус инфекциясен дәвалау өчен кулланыла. Препаратның патентланмаган халыкара атамасы «Фавипиравир».

Даруханәдә препаратларның бары тик табиб рецепты буенча гына бирелүен әйттеләр.

Россиядә теркәлгән тагын бер дару — «Арепливир», 003rt.ru дарулар белешмәлеге мәгълүматларына караганда, Түбән Камада бу препарат әлегә сатуда юк.

Хәзерге вакытта Россиядә 500 каптан артык «Арепливир» һәм «Коронавир» сатылган.

Октябрь ахырында «Авифавир» дигән тагын бер дару сатуга чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot