news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 аркасында төбәк башлыкларына киңәшләр бирде

COVID-19 тиз таралганда кешеләрнең бер-берсе белән элемтәгә керүен киметү, социаль дистанция саклау өчен шартлар булдыру мөһим, диде белгеч.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Эпидемиологик хәл катлаулы булган төбәкләрдә җәмәгать транспортында халык санын киметү өчен предприятие һәм оешмаларның эш графигына төзәтмәләр кертергә кирәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетының эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы мөдире, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико әйтте.  

«Бүген, COVID-19 тиз таралганда, кешеләрнең бер-берсе белән элемтәгә керүен киметү, социаль дистанция саклау өчен шартлар булдыру мөһим. Әмма пик-сәгатьтләр вакытында бу җәмәгать транспортында мөмкин түгел диярлек», — диде Брико.

Аның сүзләренчә, кайбер оешмаларда эш көне башлану һәм төгәлләнү сәгатьләрен үзгәртергә кирәк. Төбәкләрдә хезмәткәрләрнең бер өлеше эшкә иртәнге тугызда түгел, ә 8-11 сәгатьләрдә килә ала. Бу пик-сәгатьләр вакытында пассажирлар агымын киметергә, шулай ук COVID-19 һәм башка респиратор инфекцияләр таралуны тоткарларга ярдәм итәчәк, дип аңлатты Брико.

Пандемия башланганнан бирле илдә коронавирусның 1 260 112 очрагы теркәлгән, 22 мең чамасы кеше вафат булган, миллионнан артык пациент дәваланып беткән. Узган тәүлектә 11 493 кеше COVID-19 белән авырган, 191 пациент вафат булган, 7054 кеше терелеп беткән. Үсеш темплары буенча (0,9 процент) Россия дөньяда алтынчы урында тора, шул ук вакытта чирегендә симптомнар күзәтелми.

Россиядә һәм дөньяда коронавирус вазгыяте буенча актуаль мәгълүмат стопкоронавирус.рф. сайтында урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100